5 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Казанда ислам дөньясының иң яхшы яшь галимнәрен бүләкләделәр
Казанда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең IV Яшьләр фәнни конгрессы тәмамланды. Дүрт көн эчендә ул ИХО һәм Россиянең 20 дән артык дәүләтеннән йөзгә якын яшь галим, тикшеренүче һәм студентларны җыйды. Быелның төп темасы глобаль сынаулар шартларында тотрыклы иминлеккә ирешү булды.
-
Яңалыклар
Быел Татарстанда тычкан бизгәге йоктыручылар саны ике тапкыр арткан
Тычкан бизгәгенең төп күтәрелеш чоры яз, җәй һәм көз айларына туры килә. Шуңа өстәп, быел белгечләр бу елда күтәрелеш көткән иде. Шулай булып чыкты да.
-
Яңалыклар
Искәндәр Гыйниятуллин: «Йортлар һәм биналар барысы да бер үк вакытта җылына алмый»
1 октябрьдә Казанда ягып җылыту сезоны башланды. Хәзерге вакытта шәһәрдәге балалар бакчаларының, мәктәпләрнең һәм аерым урнашкан сәламәтлек саклау учреждениеләренең барысы да, шулай ук 5574 күпфатирлы йортның 5054е җылылык белән тәэмин ителгән.
-
Яңалыклар
Татарстан буенча Роспотребназдзор идарәсе: талпаннар чорына нәтиҗә ясый торырга була
Матбугат очрашуында Татарстан буенча Роспотребназдзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина талпан кадалу сезоны тәмамлануга таба баруын билгеләп үтте.
-
Яңалыклар
2027 елда Россиядә пенсияләр ике тапкыр индексацияләнәчәк
2027 елда Россиядә пенсияләр ике тапкыр, 1 февральдән һәм 1 апрельдән индексацияләнәчәк, дип белдерде Финанс министры Антон Силуанов Федерация Советында 2027-2029 елларга РФ Федераль бюджеты проекты параметрлары турындагы парламент тыңлауларында. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән «Татар-информ» яза.
-
МӨҺИМ
Чорсыз чир: быел H1N1 гриппының яңа штаммнары белән очрашачакбыз
Ике ел фасылы очрашкан чорга кердек. Белгечләр фаразлары буенча, бу ел да ике ел элек очрашкан H1N1 гриппы вирусы йогынтысында узачак. Өстәвенә, аның яңа штаммнары барлыкка килгән. Ә безнең аларга каршы иммунитет юк әлегә. Саклануның ике юлы гына бар.
-
Җәмгыять
«Безнең заман»: «Россиядә мондый фестивальләр бүтән юк»
«Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең XIV ачык республика телевизион фестиваленең зона этаплары башлана. Анда хезмәт кенәгәсендә 9 айдан артык стажы теркәлгән 35 яшькә кадәрге эшләүче яшьләр катнаша ала.
-
Яңалыклар
Донбасска Татарстаннан чираттагы гуманитар ярдәм барып җитте
Луганск һәм Донецк республикаларына Татарстаннан чираттагы гуманитар конвой килде. Гуманитар йөкне Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев һәм Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов озата бардылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов 70 ел мәктәптә эшләүче укытучы белән фотога төште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада Казанның сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 4 нче мәктәп-интернатының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Генриетта Кобякова белән фотога төште һәм аралашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова МАКС каналында хәбәр итте.
-
Җәмгыять
Белемгә юл: Рөстәм Миңнеханов мәгариф оешмалары җитәкчеләренә мәктәп автобуслары тапшырды
Халыкара укытучылар көнендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың мәгариф оешмалары җитәкчеләренә 59 яңа мәктәп автобусы тапшырды.
-
Яңалыклар
«18 еллык иҗат юлы»: Ильмира Нәгыймовага мактаулы исем биргәннәр
Популяр җырчы Ильмира Нәгыймова «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булган. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр иткән, дип яза «KazanFirst».
-
Яңалыклар
Татарстанда 16 яшьлек кыз югалган: аны инде ике көн эзлиләр
Түбән Камада 16 яшьлек кыз 3 октябрьдә кичке уникенче яртыда өеннән чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Шәһәр полициясе бу җәһәттән хәбәр урнаштырган, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Укытучының хезмәте халкыбыз тарихына мәңгегә язылган»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Тантана Уникаль осталык үзәгендә узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
-
Җәмгыять
Игелектә берләшү: Татарстанда корпоратив волонтерлык яңа дәрәҗәгә чыга
Казанда 2026 елның сентябрь азагында Татарстан корпоратив волонтерларының «Татарстан: сила соучастия» исемле беренче форумы узды. Ул 40 тан артык оешмадан 160 активистны берләштерде. Оештыручы булып СИБУРның «Игелекле эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә Татарстанда корпоратив волонтерлык буенча Милли советның төбәк вәкиллеге (алга таба – Татарстанда НСКВ) чыгыш ясады.
-
Яңалыклар
Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны узган елга караганда кимрәк
Татарстанда 21-27 сентябрьдә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 25,7 процентка һәм эпидемия бусагасыннан 26,5 процентка түбәнрәк булган. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».